Театр хезмәткәрләре укучыларны театр музее белән таныштырды. Бу музейның күп кенә экспонатлары якташыбыз Исламия Мәхмүтова, аның тормыш иптәше, актер Хәлил Мәхмүтов һәм аларның кызлары Лилия тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган. Музейда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Соңыннан укучылар Салават Әбов пьесасы буенча “Хыял” спектаклен карадылар. Рольләрне танылган актерлар Зөфәр Харисов, Ләлә Миңнуллина, Айсылу Мөсәлләмова, Илгизәр Хәсәнов башкарды. Театрга билетлар Пушкин картасы хисабына түләнгән. Укучылар рәхәтләнеп спектакльне карадылар, киләчәктә татар телендәге спектакльләргә һәм концертларга ешрак йөрергә теләүләрен җиткерделәр. Алар гимназия директоры Фәридә Госман кызы Яруллинага Казанга бару, Казан Кремле белән танышу, күренекле актерларның ничек уйнавын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле.