Әлки районыннан 30 егет бу көздә армия хезмәтенә китәчәк

2021 елның 29 октябре, җомга

  Барлык чаралар пандемия чоры таләпләренә туры китереп оештырылды. Район ветеринария хезмәте эшчеләре биналарны һәр көнне дезинфекцияләделәр.

26 октябрьдә призывникларның беренче төркемен озаттылар да инде. Район үзәгендә, Иске Карата, Иске Матак һәм Ташбилгедә яшәүче егетләр Волгоград һәм Әстерхан өлкәләрендә урнашкан хәрби частьләргә җибәрелде. Бу көнне республика башкаласындагы чакырылыш пунктына безнең районнан җиде һәм Спас районыннан дүрт булачак солдат озатылды.

–30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр призывникларга чакыру кәгазьләре өстәмә рәвештә таратылачак. Яшь әлкилеләр Россиянең барлык хәрби округларында һәм Оренбургтагы безнең район шефлык иткән частьтә солдат хезмәтен үтәчәкләр. Ватанның булачак сакчыларын Оренбургка 10 ноябрьдә озатачакбыз,–дип хәбәр итте Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.

Ул шулай ук югары яки урта һөнәри белем алып өлгергән егетләргә бер ел чакырылыш буенча хезмәт итү урынына килешү төзеп ике елга армиягә китү мөмкинлеге барын да билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International