27 нче октябрь көнне Әхмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология укытучысы Җиһаншина Р.Г. 7 нче сыйныфта «Татарстанның Кызыл китабына кертелгән Әлки районы бөҗәкләре»дигән темага биологиядән ачык дәрес үткәрде. Укучыларда туган як байлыгына сак караш формалаштыру, «Татар-Әхмәт торф сазлыгы»дәүләти табигать һәйкәленең сирәк һәм юкка чыга торган бөҗәкләре белән танышу бурычы куелды.
Безнең район территориясендә «Татар Әхмәте торф сазлыгы» дәүләт табигать һәйкәле урнашкан, анда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән төрле үсемлекләр һәм хайваннар бар. Бу хакта бик азлар гына белә.
Дәрестә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән бөҗәкләрне карадылар. Бу бөҗәкләр «Татар Әхмәте торф сазлыгы»дәүләт табигать һәйкәле территориясендә очрый.