Әлки районы: «Сыйфатлы орлык - яхшы уңыш»

2021 елның 29 октябре, җомга

Анализлауга «Хузангай» ҖЧҖ һәм «Восток-Зернопродукт» АҖ хуҗалыкларыннан орлыкларны китерделәр инде. Үзәк белгечләре - Хисмәтова Алсу һәм Королева Любовь арпа, бодай, борчак һәм башка культуралар орлыкларын кабул итү һәм анализлау белән шөгыльләнәләр. Анализ вакытында шытымлылык, чүплеклелек, дымлылык һәм чисталык тикшерелә.

Орлыкларга мәҗбүри фитоэкспертиза үткәрү белән, 4 айдан соң кабат анализ ясалачак. Чөнки саклау чорында орлыкларның яңадан зарарлануы яки тышкы орлык чирләрен эләктерүе мөмкин.

Орлыкларның сыйфаты авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм тотрыклы уңыш алуны тәэмин итә торган төп агрономия таләпләренең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International