Түбән Колчура авыл клубында балалар белән «Без начар гадәтләргә каршы» исемле тематик әңгәмә оештырылды. Чара барышында түбәндәге сорауларга кагылдылар: нәрсә ул сәламәтлек, ни өчен сәламәт булырга кирәк, зарарлы һәм куркыныч гадәтләр, тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре һәм аларның сәламәтлеккә тәэсире.