Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ 2021 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелүен хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында хәрәкәт итүне үзгәртүдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанда ераклыкны төгәл күрмәүне исәпкә алу мөһим - гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен тукталулардан качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, сигнал бирергә шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Томанда хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу артык булмас.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай.