Әлеге җир кишәрлекләре турында мәгълүмат “Төзелеш өчен җир " Халык Кадастр картасы сервисында урнаштырылган.
"Потенциаль инвесторлар, төзүчеләр һәм гражданнар торак төзелеше өчен яраклы җирләрне онлайн режимында да бәяли алсын өчен, төбәк хакимият органнары белән берлектә без мондый участокларны ачыклау эшен дәвам итәбез. Бу хакта мәгълүмат "Төзелеш өчен җир" электрон сервисында урнаштырыла. Шул максат белән махсус эшләнгән сервис тикшерелгән җир участогын сайларга мөмкинлек бирә, бу аларны сатып алуда кызыксынучы затлар куркынычын киметә”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.
Хәзерге вакытта ачык кадастр картасында Яшел Үзән, Питрәч, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында урнашкан җир кишәрлекләре күрсәтелә. Барлыгы 74 мең кв метрдан артык (ягъни 7,4 га) җир кишәрлеге бар. Шул исәптән 13 җир кишәрлеге индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән, 4 - күпфатирлы йортлар төзү өчен.
Шулай ук татарстанлылар РФ башка субъектларында да төзелеш өчен җир участогы сайлый ала. "Төзелеш өчен җир" сервисы эше нәтиҗәсендә бөтен Россия буенча торак төзелеше әйләнешенә гомуми мәйданы 2,5 мең га булган, индивидуаль торак төзелеше һәм күпфатирлы йортлар төзү өчен билгеләнгән 960 җир кишәрлеге җәлеп ителгән (арендага яки милеккә бирелгән). Әлеге территориядә 7,6 млн кв. м торак төзергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән "Төзелеш өчен җир" сервисы цифрлы технологияләр ярдәмендә инвесторларга, күпфатирлы йортларны һәм коттедж бистәләрен төзү белән шөгыльләнүче төзүчеләргә, шулай ук гади гражданнарга җирне сайлау һәм сатып алуга мөмкинлек бирә.