Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум акча

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр түләячәк.

Түләүләр Россия Федерациясе территориясендә, Латвия Республикасында, Литва Республикасында һәм Эстония Республикасында, Абхазия Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы һәм Шәһәр яны территорияләрендә даими яшәүче Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан «Ленинградны саклаган өчен» медале яисә «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Россия Федерациясе гражданнарына 50 мең сум күләмендә түләнә.

“Ленинградны саклаган өчен» медале яки « блокадалы Ленинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән 137 граждан Тормыш юлы ачылуга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Түләү гражданин мөрәҗәгатьеннән башка автомат рәвештә билгеләнәчәк һәм ноябрь пенсиясе белән бергә түләнәчәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 6 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International