Рус теле һәм математика фәннәреннән ГДИ, БДИ оештырылды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

9, 11 сыйныфларны тәмамлаучыларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү максатыннан рус теле һәм математика фәннәреннән ГДИ, БДИ форматларында сынау оештырылды. Чаралар санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп уздырыла. Чыгарылыш укучылары имтиханнар үткәрү процедурасы, тәртибе таләпләре белән таныша. Соңыннан, тестлар анализы укытучылар тарафыннан алга таба ГИАга әзерләнү өчен тәкъдимнәр белән педагогик совет утырышында, ата-аналар җыелышында яктыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International