Хәзер районның сәүдә үзәкләренә дә прививка турында QR-кодсыз эләгеп булмый. Күп кенә әлкилеләр прививка ясатырга ашыкты, әмма элеккечә район авыл хуҗалыгының кайбер предприятиеләре һәм төзелеш оешмалары артта кала. Район башлыгы Александр Никошин халыкның барлык төркемнәрен вакытында вакцинацияләүнең мөһимлеген ассызыклады. Кирәк булса, табиблар эш урыннарына чыгарга һәм прививкалар ясарга әзер