Базарлы Матак мәктәбе спортчылары «КЭС-БАСКЕТ» зона этабына барачак

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

28 октябрьдә «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатының муниципаль туры финалы булды.

Мәктәп баскетбол командалары арасында ярышлар инде беренче елда гына узмый. Быел анда районның 8 мәктәбе катнашты. Муниципаль этап финалына 4 команда чыкты: район үзәгенең ике мәктәбе, Иске Матак һәм Борискино мәктәпләре. Нәтиҗәдә, борислылар дүртенче, иске матаклылар өченче урында. Беренче урын һәм зона турына юллама өчен Базарлы Матак мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия командалары көч сынашты. Гимназиячеләрнең җиңүенә берәү дә шикләнмәде - алар 6: 0 исәбе белән җиңеп бара иде. Әмма матч ахырына кадәр ике минут калгач, Руслан Сирягин (Хлебодаровка авылы) һәм Алмаз Шәйхетдинов  дошман кәрзиненә туп ыргытып 2 очко алдылар. Исәп гимназистлар файдасына 6:4 булды. Уңыш Базарлы Матак мәктәбе спортчыларына көч бирде, шул ук вакытта гимназиядәге көндәшләр бераз йомшарды. Матчның соңгы минутында Рафаэль Вафин хәлиткеч  өч очколы туп кертте һәм үз командасына тагын 3 очко һәм җиңү китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International