1 ноябрьдә Борискино авыл китапханәсе һәм мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгатен уздырды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре белән танышты, светофор сигналларын, юл билгеләрен аңларга, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәнделәр. Чара укучыларның хәрәкәт иминлеге турындагы белемнәрен арттыру, балаларда юлда хәвеф-хәтәрсез тәртип стереотибын, куркынычны алдан күрә белүне формалаштыру максатыннан үткәрелде.