Телефон аша "алдауның" иске ысуллары үзенең актуальлеген югалтмый. Әйтик, 2021 елның июнендә Әлки районында яшәүче хатын-кыз мошенникларның корбаны булган. Шалтыратучы, үзен ВТБ-24 банкының куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыра һәм билгесез зат безнең районда яшәүченең ВТБ банкында кредит картасы рәсмиләштерергә тырыша, дип кисәтә. Мошенник хәтта зыян күрүченең ВТБ-24 банкы картасын рәсмиләштермәвен һәм беркайчан да күргәне дә булмавын белгәч тә югалып калмый, ә партнер банклар турында тарих уйлап чыгара. Тиздән зыян күрүчегә инде «Сбербанк» ГАҖ банкының ялган хезмәткәре шалтырата, ә аннары, мошенникларның резерв счетына акча күчерү кирәклеге турында күрсәтмәләрен үтәп, банк картасының номерын, банк картасының гамәлдә булу вакытын һәм картаның кире ягында урнашкан кодын, шулай ук операцияне раслау өчен банк тарафыннан абонент номерына җибәрелгән кодларны хәбәр итә. Мошенниклар, интернет аша акча күчерү өчен кирәкле мәгълүматны алгач, акча средстволарын QIWI кошелек электрон түләү системасының билгеләнмәгән счетына күчерә. Нәтиҗәдә, хатын - кыз зур күләмдә акчасыннан “колак кага”. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча тикшерү төркеме тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 ст.2 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.
Әгәр сезгә таныш түгел кешеләр шылтыратып, картагызның номерын, аның гамәлдә булу срогын, ПИН-кодын яисә бүтән шәхси мәгълүматларны әйтергә тәкъдим итәләр икән, кичекмәстән элемтәне өзегез – болар мошенниклар! Алар үзләрен банк вәкилләре, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы яисә бүтән хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип атарга, әлеге ведомстволарның ялган телефон номерларын файдаланырга мөмкиннәр. Әгәр шалтыратучы абонент номеры банкның кайнар линиясе, яки хокук саклау ведомствосы телефонының рәсми номерына охшаш булса, аптырап калмагыз. Заманча технологияләр мошенникларга шалтырату җитештерү өчен теләсә нинди "алмаштырылган" номерларны кулланырга мөмкинлек бирә.Әмма болар барысы да сезне үз кармакларына эләктерү ысулы гына. Мондый шылтырату булганда тизрәк сөйләшүне туктатыгыз һәм үзегезнең банк картасының икенче ягында күрсәтелгән рәсми номер буенча банкка мөрәҗәгать итегез. Сезнең карта белән шундый манипуляцияләр булганмы икәнлеген ачыклагыз. Шуны истә тотыгыз: банк хезмәткәрләре беркайчан да сезнең белән телефоннан элемтәгә кереп банк карталары мәгълүматларын, кодларын һәм парольләрен сорамаячак.
Бирелгән мәгълүматны сез мошенник белән сөйләшкән вакытында һәм аңа намуслы хезмәт хакы күчерер алдыннан булышыр дип ышанам, сез әңгәмәдәшегез белән ягымлы гына саубуллашыгыз һәм әңгәмәне өзегез.
Өлкән тикшерүче Леонтьева Анастасия.