Әлки районы территориясендә 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Район территориясендә 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шул исәптән 24 гаилә фермасы һәм 7 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык.

Аларда 1 меңнән артык мөгезле эре терлек, 434 баш ат асрала. 2021 елның 9 аенда фермерлар 1,3 мең тоннадан артык сөт һәм 70 тоннага якын ит җитештерделәр.

Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасын үстерү буенча эш дәвам итә. Программа эшли башлаганнан бирле районда үз эшчәнлекләрендә 24 миллион 238 мең сумлык ярдәм алган 105 шундый ферма төзелгән. 2021 елда тагын 9 хуҗалык 2986 мең сумлык документлар пакеты әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International