«Безнең ишегалды» программасы буенча район үзәгендә 6 ишегалды төзекләндерелгән.
Кыска гына вакыт эчендә Юхмачы авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасы төзелде, ул элек арендага алынган бинада урнашкан иде.
Базарлы Матак авылында 12 фатирлы торак йорт төзелеше башланды. Базарлы Матак урманчылыгының административ бинасы, Чуаш Кичүе урманчылыгының конторасы капиталь ремонтланды. Юхмачы урта мәктәбе бинасын ремонтлау төгәлләнде. Базарлы Матак 1 нче мәктәбендә азык-төлек блогы ремонтланды, кухня җиһазлары сатып алынды