Милләт турында сөйләгәндә, беренче чиратта, телне күз алдында тотабыз, ата-бабалардан килгән туган тел турында уйлыйбыз.
Тел - ул нигез. «И, туган тел, и матур тел,әткәм – әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», - дип язган Габдулла Тукай.
Бу сүзләр бүген актуаль, иртәгә дә мөһим булачак. Глобальләшү чоры дөнья халыклары аралашуы өчен уртак телгә күчүне алга этәрүгә карамастан, һәр халык, туган телен югалтмаска, киләчәк буыннарга тапшыру һәм саклау турында кайгыртырга тиеш. Моңа балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләү юлы белән генә ирешергә мөмкин.
- Районыбызның 20 мәктәбендә быел 1942 бала укый.
- Аларның 457се татар телендә белем һәм тәрбия ала. Рус телле мәктәпләрдә укучы 183 бала татар телендә тәрбияләнә. Татар балаларының 63,68 проценты туган телдә белем һәм тәрбия ала.
- Рус телен туган тел буларак 206 бала өйрәнә. Бу барлык укучыларның 10,61 проценты.
- 189 чуваш баласы үз ата-аналарының телен туган тел буларак өйрәнә.
Белем бирү учреждениеләрендә быел 1005 татар, 392 рус, 324 чуаш белем ала. Тагын 234 укучы-башка милләт вәкилләре яки катнаш гаиләләрдә үскән. Алар арасында 2 Мари, 3 башкорт, 2 Украин, 7 әрмән, 5 Әзербайҗан, 8 үзбәк, 3 таджик бар.