Соңгы 5 елда районда 2 яңа балалар бакчасы төзелде, сигез мәктәпкәчә учреждение биналары капиталь ремонтланды.
2021 елда «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Цифрлы, технологик һәм табигый-фәнни белем бирү үзәкләрен үстерү дәвам итә. Әлеге проект кысаларында Яңа «Үсеш нокталары» Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе һәм Түбән Әлки мәктәбендә ачылды.