Әлки районында этнографик диктант яздылар

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Нәби Дәүли исемендәге гимназия базасында теләгән һәркем "Зур этнографик диктант"акциясендә катнашты.

Диктант онлайн форматында үткәрелде. Пандемия белән хәлне истә тотып, күпләр аны өйдә компьютер артында утырып язды.

Язма эш 30 биремнән торды. Анда мокшаннар кем ул, чуваш халык бәйрәме ничек атала,  Нәүрүз нәрсә ул, түбәтәйе кайсы халык кия һ.б. сораулар булды.

Этнографик диктант катнашучысына өч дөрес җавапның берсен сайларга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International