6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне-дәүләт һәм халык өчен әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге дата уңаеннан район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре видеороликлар, видеоотлаулар әзерләделәр, Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү тарихы белән таныштырдылар. Татарстан Конституциясен кабул итү заманча хокукый системаны торгызуда мөһим роль уйнады, республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясады.