Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган чара узды. Халыкара мәктәп китапханәләре көне октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә билгеләп үтелә. 2021 елда чаралар 25 октябрьдә уза. 1999 елда ЮНЕСКО бәйрәмне оештыру һәм үткәрү инициативасы белән чыкты. Аның максаты - мәктәп китапханәләрендә әдәби запасларны формалаштыру һәм тулыландыруга җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.