Республиканың баш санитария табибы карары нигезендә, вакцинацияләргә тиешле хезмәткәрләр 9 ноябрьгә кадәр беренче прививка алырга тиеш.
Татарстанда 10 ноябрьдән вакцинация үтмәгәннәрнең эштән читләштерелгәнме-юкмы икәнен тикшерә башлаячаклар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның баш санитар табибы карары нигезендә, 9 ноябрьгә кадәр вакцинацияләнергә тиешле хезмәткәрләр беренче прививканы гына булса да алырга тиеш, югыйсә алар эштән читләштерелә. 7 декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаган кешеләр читләштереләчәк.
Элегрәк республикада элегрәк кертелгән «катгый чикләүләр» санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак дип хәбәр ителде. Шулай ук, кирәк булганда, өстәмә чикләүләр кертелергә мөмкин