Кызлар чуваш халык мотивлары буенча стилизацияләнгән костюмнар теккәннәр

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Иске Карата мәдәният йортында этник мәдәниятне саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан эскизлар ясап, гади җитендән  костюмнар тегеп карадылар. Коллекциягә төрле мотивлар белән, әмма үзара матур комбинацияләнгән күлмәкләр кергән. Этнокостюмнарга медальоннар, беләзекләр, сумкалар рәвешендә зур булмаган аксессуарлар өстәлгән. Бу коллекцияләре белән кызлар халкыбызның мәдәни мирасын саклап калырга кирәклегенә игътибар юнәлтүне максат итеп куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International