Пенсия алучы студентларга РПФдан белешмә алырга кирәк

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Сүз 18 яшькә җиткән, мәктәптә укып, югары яки урта уку йортына көндезге бүлеккә укырга кергән туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучы балалар турында бара. Уку йортыннан белешмә нигезендә аларга 18 яшьтән соң да пенсияләр бирелә. Белешмәне яшәү урыны буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенә уку башында бер тапкыр – шәхсән яки почта аша җибәрү дә җитә.

"Туендыручысын югалткан очракта пенсия алу хокукына аның тәрбиясендә булган эшкә яраксыз туендыручының гаилә әгъзалары ия. Балигъ булмаган балалар, шулай ук көндезге форма буенча барлык типтагы һәм төр белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар, әмма 23 яшькә җиткәнче, шундый дип таныла", - дип хәбәр иттеләр РПФда.

Көндезге бүлектән күчергәндә, укуны тәмамлаганда яки 23 яшькә җиткәч, пенсия түләү туктатыла. Шуңа бәйле рәвештә, Пенсия фондына көндезге уку формасыннан күчерү яки уку процессын туктату турында үз вакытында хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International