Халык бердәмлеге көне уңаеннан "Әхмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә сыйныф сәгатьләре үткәрелде

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

“Әхмәт төп гомуми белем мәктәбе”ндә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде.   “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның  язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.

Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Үсеп килүче буында да нәкъ шундый хисләр тәрбияләү максатыннан үткәрелде әлеге сыйныф сәгатьләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International