Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә, дип хәбәр итә. Бөтендөнья сыйфат көне-дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә торган ел саен үткәрелә торган чара. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы булып Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тора. Ел саен слоган белән Европа сыйфат атналыгының яңа темасы игълан ителә, ул конкурс нигезендә сайлап алына.
2021 елда сыйфат атнасы 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Passing the Next Frontier with Quality»девизы астында уза. Ул «яңа сыйфат дәрәҗәсенә күчү»дип тәрҗемә ителә.
Икътисадтагы иң мөһим проблемаларның берсе-җитештерелә торган товарларның, күрсәтелә торган эшләрнең (хезмәтләрнең) сыйфаты. Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрүнең төп максаты-дөньяда җитештерелә торган продукциянең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру.
Кулланучының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокукы «кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 4, 7 ст., Россия Федерациясе территориясендә кулланылырга тиешле Таможня берлегенең техник регламентларында булган таләпләр белән регламентланган.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 8 ноябреннән 14 ноябренә кадәрге чорда сатып алына торган товарлар (эшләр, хезмәтләр) иминлегенә хокук турында республика халкына мәгълүмат җиткерүгә һәм агартуга юнәлдерелгән Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар уздыруда катнашачак