10 ноябрь көнне Чуаш Кичүе мәдәният йортында “Эх, тәмле чәй” бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты директоры Гүзәл Кыямова чарага “Колобок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне чакырды. Тантана барышында алып баручы чәй барлыкка килү, аның файдалы үзлекләре һәм чәй эчүнең милли традицияләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, чәй татар халкының яраткан эчемлеге булып тора. Борынгы заманда аны, каты итеп, өстәвенә бик кайнар итеп зур самоварлардан пиаллар белән эчкәннәр. Бәйрәм барышында балалар рәхәтләнеп җырладылар, уйнадылар, чәй турында табышмаклар чиштеләр