Эшкә урнашканда электрон хезмәт кенәгәсен ничек кулланырга?
2020 елдан хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып барырга мөмкин. Эштән азат ителгәндә - хезмәт килешүе туктатылган көнне эш бирүче хезмәткәргә хезмәт эшчәнлеге турында аның СТД-Р[*] формасы буенча белешмәләр бирергә тиеш. Бу мәгълүмат тиешле рәвештә яисә электрон документ рәвешендә таныкланган кәгазь чыганакта бирелә (эш бирүченең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы булса). Әгәр хезмәт килешүе туктатылган көнне электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүмат бирү мөмкин булмаса, мәсәлән, хезмәткәр эш урынында юк икән, эш бирүче аларның хезмәткәренә кәгазь килеш заказлы хат белән почта аша җибәрергә тиеш.
Эш бирүче тарафыннан эштән азат ителгәндә генә түгел, эш вакытында да хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирелергә мөмкин. Белешмәләр тапшыру срогы - хезмәткәргә гариза биргән көннән алып өч эш көненнән артмый.
Үзенең электрон хезмәт кенәгәсеннән, шул исәптән СТД-ПФР формасы буенча электрон рәвештә мәгълүмат алырга мөмкин. Хезмәт эшчәнлеге турында электрон Өземтә pdf-форматта формалаштырыла һәм РПФ ХМҮнең квалификацияле электрон имзасы белән көчәйтелгән раслана. Документны компьютерга яки мобиль җайланмага саклап калырга, бастырып чыгарырга яки электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Яңа эшкә кабул иткәндә электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган гражданнар эш бирүчегә үзенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны бастырган килеш тәкъдим итә ала, шулай ук электрон рәвештә почта аша җибәрә алалар. Эш бирүче тарафыннан тәкъдим ителгән белешмәләр кирәк булганда үз кадрлар исәбе системасына күчерелә.
Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтының шул ук исемдәге бүлегендә урнаштырылган.
[*] Форма, тутыру тәртибе Россия Хезмәт министрлыгының "Эш бирүче тарафыннан бирелә торган хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр рәвешен, Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүмат ресурсларыннан хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бирү формасын һәм аларны тутыру тәртибен раслау турында" 20.01.2020 № 23н боерыгы белән расланды (алга таба - 23н номерлы Приказ).
** Форма, тутыру тәртибе 23н номерлы Приказ белән расланды.