«Җәнлекләр һәм кошларның тылсымлы дөньясы» әдәби сәяхәт

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

10 ноябрь көнне Иске Матак авыл һәм мәктәп китапханәчеләре 2 класс укучылары өчен язучы Е.И.Чарушинның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Җәнлекләрнең һәм кошларның тылсымлы дөньясы” дигән әдәби сәяхәт үткәрделәр. Чара барышында балалар атаклы балалар язучысының иҗаты, аның биографиясе белән таныштылар, аның балалар китабының иң яхшы рәссамнарыннан берсе булуын, җәнлекләр һәм кошлар Женя Чарушинның иң яхшы дуслары булуын белделәр. "Хайваннар ничек сөйләшә", "Кем ул", "Кем кайда яши" дигән уеннар уйнадылар. «Томка», «Аю», «Дуслар» хикәяләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International