Татарстан Росреестрында гражданнарга кадастр инженеры хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган очракта игътибарны нәрсәгә юнәлтү кирәклеге турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженеры техник документацияне (ызан яки техник план, тикшеренү акты) әзерли, ул күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кирәк, мәсәлән, объектны кадастр исәбенә кую яки, киресенчә, аны төшерү өчен, шулай ук үзгәрешләрне исәпкә алу өчен (мәсәлән, бинаның мәйданын үзгәртү) кирәк. Кадастр эшләрен үткәргән вакытта белгеч җир участокларының һәм капиталь төзелеш объектларының чикләре урынын билгели (координаталарын күрсәтә) һәм күчемсез милек объектларына махсуслаштырылган җиһазлар ярдәмендә характеристика бирә.
"Кадастр инженерының Татарстан Росреестры хезмәткәре булмавына игътибар итәбез, күпләр ялгыш уйлый. Ул, килешү нигезендә, шәхси эшмәкәр яки юридик зат хезмәткәре буларак, хезмәт күрсәтә. Шул ук вакытта кадастр инженеры, һичшиксез, үзен – үзе җайга салучы оешма-СРО әгъзасы булырга тиеш. Без исә, дәүләт органы буларак, үз-үзен көйләүче оешмалар эшенә дәүләт күзәтчелеген алып барабыз, - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
Татарстан Росреестры гражданнарга, кадастр эшләрен үтәү турында килешү төзегәнче, кадастр инженерлары рейтингы белән rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Эшчәнлек - Кадастр инженерын сайлау» вкладкасында танышырга тәкъдим итә. Кадастр исәбенә куелганда кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән әлеге рейтингта шундый белгечләрнең һәрберсенең эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Ул ай саен яңартыла.
Кадастр инженерларының һөнәри эшчәнлеген контрольдә тотуны кадастр инженерларының СРО башкара. Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче кадастр инженерларының күбесе "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО әгъзалары булып торалар. Быел гына да әлеге үзкөйләнешле оешма тарафыннан 190 шикаять һәм мөрәҗәгать каралды, 140 тикшерү үткәрелде, 102 дисциплинар йогынты чарасы кулланылды, 30 кадастр инженеры СРОдан төшереп калдырылды.
"Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" оешмасы башкарма директоры Вадим Савельев:
"Кадастр инженеры кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Россия законнары таләпләрен үтәмәгән, шул исәптән ызан планы, техник план яки тикшерү актының дөрес булмавы өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына ия. Кадастр инженерының гамәлләре яки гамәл кылмавы аркасында, эшләр заказчысы кылган зыяннар кадастр инженерының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү шартнамәсе буенча түләнә".