Юхмачы мәктәбендә “Сәламәт туклану” темасына сыйныфтан тыш чара үткәрелде

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

"Мәктәп туклануы" фразасы артында балаларыбызның сәламәтлеге тора. Юхмачы урта мәктәбендә укучыларның сәламәтлеген саклау буенча зур эш алып барыла. Сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, туклану һәм аны оештыру мәсьәләләренә юнәлтелгән «Дөрес туклану турында сөйләшү» әңгәмәләре үткәрәләр.

Башлангыч сыйныф укытучылары «сәламәт туклану»дигән темага класстан тыш чара үткәрделәр.

Бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе-балаларда үз сәламәтлекләренә җаваплы караш формалаштыру.

Чарада тикшерелгән төп проблемалы мәсьәләләр:

l. Сәламәт туклану нәрсә ул?

2. Нинди продуктлар файдалы, ә кайсылары зарарлы?

3. Туклануы турында укучыга нәрсәләр белергә кирәк?

Чарада "фаст – фудларның" зыяны турында проектлар тыңланды, кеше организмына тискәре йогынты ясаучы факторлар ачыкланды.

Балалар бу тема буенча үзләре уздырган тәҗрибә турында сөйләделәр. Шулай итеп, бәрәңге – фри, сохарики, чипсы озак вакыт дәвамында тәмен үзгәртми. Өй шартларында әзерләнгән бу продуктлар тиз бозыла, чөнки аларда консервантлар юк. Ризык төрле булырга тиеш, һәм, әлбәттә, яшьне, милли гореф-гадәтләрен һәм яшәү урынын исәпкә алырга кирәк.

Алга таба укучылар организм өчен файдалы, консервантларсыз  ризыклардан торган пирамида төзегәннәр.

«Мозговой штурм», табышмаклар, кроссворд табышмаклары турында уеннар үткәрелде.

Нәтиҗә: бала организмы өчен иң әйбәте - сәламәт ризык, кайнар туклану. Рухи һәм физик яктан озак һәм бәхетле гомер кичерү өчен  яшәү рәвешен һәм азык куллану  гадәтеңне яхшы якка үзгәртергә тырышу беркайчан да соң түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International