Сыйфат атнасы кысаларында чаралар

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алькогольинспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак һәм Каргалы авылларында 2021 елның 10 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен чаралар комплексы уздырылды.

Чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Базарлы Матак һәм Каргалы авылларында яшәүчеләр белән очрашулар оештырылды. Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар оештырылды. «Алып Хан» сәүдә йортында кулланучылар базарында катнашучыларга законнарны аңлату максатыннан дежур тору үткәрелде. Моннан тыш, ДБУда КФҮ, сәүдә предприятиеләрендә һәм гражданнар күпләп җыела торган башка урыннарда кулланучыларга белем бирү буенча консультация өстәлләре һәм лекцияләр оештырылды.

Халык белән аңлату эшләре алып бару һәм хуҗалык субъектлары вәкилләрен укыту кулланучылар белеме дәрәҗәсен арттырырга һәм кулланучылар базарында хокук бозуларның кимүенә ярдәм итә, бу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International