"Җәяүле"акциясе үткәрелде

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

ЮХИДИ пропаганда инспекторы, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең мәктәп яны лагереның ЯХИы белән берлектә "Җәяүле"акциясе үткәрелде. Акция барышында ЯХИы җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга, телефон кулланмаска, караңгыда күренер өчен яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга чакырды. Чара барышында яшь җәяүлеләр һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Җәяүлеләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесеннән кесә фонарьлары һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International