”Якташ язучылар” виртуаль сәяхәт

2021 елның 12 ноябре, җомга

10  нчы  ноябрьдә  Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина  Гөлнур  Харисовна   һәм  мәктәп китапханәчесе Крылова И. В.  6 нчы  сыйныф укучылары белән берлектә,  якташ  язучыларның  тормыш юлы белән танышу, аларның  иҗатына кызыксыну уяту, туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү  максатыннан ”Якташ  язучылар” дип аталган виртуаль сәяхәт  үткәрде.

Әлеге  чарада  6 нчы сыйныф укучыларын якташ  язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар якташ  язучыларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, язучыларның  китаплары белән таныштылар. Чарага "Якташ  язучылар" дигән презентация әзерләнгән иде. Шулай ук укучыларга “Әлкием әллием-бәллием" дигән видеоролик күрсәтелде. Якташ  язучылар  үрнәгендә  туган  телебезгә,  туган  ягыбызга  мәхәббәт, якташ  язучыларыбыз  белән  горурлану,  алар  үрнәгендә  “Алтын  каләм”  конурсында  катнашу  теләге, журналистика   өлкәсе  белән  кызыксындыру  тәрбиясе  бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International