12 ноябрьдә Россиядә «Песнәк көне» билгеләп үтелә. Әле борынгыдан ук бу көнне песнәкләр кеше янына килә, дип санаганнар, димәк, аларга безнең ярдәм һәм кайгырту кирәк. Чуаш Кичүе мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән җимлекләр ясадылар һәм аларны бүген мәктәп территориясендә элделәр. Шулай ук балалар укытучылары Илюхина Н. С.белән авыл китапханәсенә бардылар, анда кошлар турындагы әдәбият белән таныштылар