Әлки районында Марат Әхмәтовка рус балаларының татарча сөйләшүләре бик ошады

2021 елның 12 ноябре, җомга

2021 елның 12 ноябре, җомга

11 ноябрьдә, Әлки районында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәрендә булды. Аны район Башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.

Татарстанда туган телләрне саклау комиссиясе рәисе буларак, Марат Әхмәтов балалар бакчаларында татар телен өйрәнүнең торышы белән кызыксынды. Аны «Каенкай» балалар бакчасында дәүләт теле укыту тәҗрибәсе белән таныштырдылар.

Кунакларга «Төремкәй» балалар әкияте ошады, аны рус һәм чуаш милләтеннән булган нәниләр бик оста итеп башкарды. Марат Әхмәтов күргәннәреннән канәгать калды, чөнки балалар бик матур, эмоциональ итеп татар телендә үз рольләрен башкарды. Соңрак, балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышканнан соң, ул биредә телләрне өйрәтү бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Ул «Каенкай» балалар бакчасына интерактив такта алуда ярдәм итәргә сүз бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International