42 әлкиле коронавирустан үлде

2021 елның 12 ноябре, җомга

Кызганычка каршы, һәр көн кемдер коронавирус йогышыннан  үлгән дигән хәбәрләрдән башлана.

Мондый яңалыклар һәркемне тетрәндерә, бу якты дөньяны шулай бик иртә ташлап киткәннәр дә кемнеңдер якын һәм кадерле кешесе бит. Мәкерле авыру беркемне дә кызганмый - шушы көннәрдә генә ул кеше безнең арада йөргән, эшләгән, киләчәккә  планнар төзегән, ә бүген инде ул исән түгел. Иң аянычлысы, йогышлы авыру аркасында һәлак булучылар саны берничек тә кимеми.

Районның баш табибы Светлана Адушкина сүзләренә караганда, 42 райондашыбызның коронавирус йогышы  белән бәйле авырудан үлүе лабораториядә расланган. Аларның берсе дә вакциналаштырылмаган. Районда 866 кеше «пневмония»диагнозы белән дәвалау курсы узды. Авыручылар арасында-йөкле хатын-кызлар (7 кеше), балалар (19).

Баш табиб хәбәр иткәнчә, хастаханәнең йогышлы бүлегендә хәзерге вакытта 14 кеше дәвалана. Аларның өчесе бары тик кислород битлеге ярдәмендә генә сулый икән. Тагын өч авыруны Алексеевск госпиталенә җибәрделәр. Аларның үпкәләре 50-60 процент зарарланган. Соңгы атнада районда вакцинация темплары сизелерлек артты. Бәйрәм көннәрендә 680 кешегә вакцина ясалды. Күпләр моны икенче тапкыр эшләде инде, ягъни ревакция үтте. Мәсәлән, бер көн эчендә 100 кеше прививка ясаса, аларның яртысы - икенче тапкыр.

Кызганычка каршы, 60 яшьтән өлкәнрәк әлкилеләр арасында covidтан прививка ясатмаучылар күп. Бигрәк тә Иске Салман, Борискино авыл җирлекләрендә бу җәһәттән хәл катлаулы.

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында район башлыгы Александр Никошин билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгырту - һәркемнең бурычы. Шуңа күрә районның өлкән яшьтәге кешеләренә прививкаларның мөһимлеге турында яхшы итеп аңлатырга кирәк.

Роспотребнадзорның район буенча вәкиле Алмаз Абзалов хезмәт коллективларында вакцинациянең ахырына якынлашуын хәбәр итте. Шул ук вакытта «Хузангай» ширкәтендә бу эш бик акрын бара – бу хуҗалыкта тагын 160 кеше прививка ясатмаган. Алар, беренче чиратта, үзләрен, якыннарын, шулай ук аралашучыларны куркыныч астына куя.

Йогышлы авыру янәшәдә генә. Әле бер авылда берьюлы берничә кеше авыру очраклары ачыклана. Әйтик, соңгы вакытта Үргәагар, Түбән Әлки, Базарлы Матакта коронавирус белән авыручылар саны арткан.

Саклану чараларын куллану турында да онытырга ярамый. Иҗтимагый урыннарда битлексез йөрмәгез. Кулларны антисептиклар белән ешрак эшкәртергә кирәк. Кеше булган урыннардан качыгыз. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International