8 ноябрьдә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә 1-11 сыйныф укучылары арасында “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсының мәктәп туры узды. Барлыгы 6 төрле номинациядә 63 укучы чыгыш ясады. Конкурсны 11 сыйныф укучылары алып барды, ул М.Җәлил сүзләренә “Җырларым” җырыннан башланды. Җәлил тормышына багышланган презентация карау шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында истәлекләрдә мөһим роль уйнады. Барлыгы 21 укучы: "Җәлил рус телендә “номинациясендә -9 укучы, "Җәлил дөнья халыклары телләре“номинациясендә - 3 укучы, “Фронтовиклар татар телендә” номинациясендә “ - 24 укучы “Фронтовиклар рус телендә" номинациясендә - 5 укучы “, “Фронтовиклар язучылар әсәрләрен татар телендә коллектив башкаруы " номинациясендә - 6 укучы. Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнделәр, аларның чыгышларын башлангыч сыйныф, рус һәм татар теле укытучыларыннан торган жюри бәяләде. Призлы урыннарны алган укучыларның чыгышлары видеога яздырылып һәм район комиссиясенә тапшырылды.