Демография күрсәткечләре уйланырга мәҗбүр итә

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Сентябрь аенда Әлки район ЗАГС бүлегендә яңа туган 11 баланы теркәгәннәр (ел башыннан 82 сабый теркәлгән). Тугыз пар никахын законлаштырган (ел башыннан 64), 8 гаилә таркалган (36).

Көзнең беренче аенда 41 әлкиле вафат булган (242). Октябрь күрсәткечләре мондый: 5 бала туган (ел башыннан 87), 3 пар никахлашкан (67), 4 пар аерылышкан (40). Барлыгы  40 үлем очрагы теркәлгән (ел башыннан 282). ЗАГС хезмәткәрләре бүген, 12 ноябрьдә быел вафат булган 300 кешене теркәгәннәр. Нигездә өлкән яшьтәгеләр бакыйлыкка күчә, ди алар. Шуны да әйтик: 2020 елда барлыгы 255 кешенең үлеме теркәлгән булган. 2020 елның октябренә кагылышлы демографик күрсәткечләр мондый: 9 бала туган, 6 гаилә төзелгән, 3 пар аерылгын, 29 кеше вафат булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International