Җәмәгать транспортында QR-кодсыз хәрәкәт иткән өчен 30 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфаи зат өчен - 50 мең сумга кадәр, ә юридик зат өчен - 300 меңгә кадәр, дип яза kaibicy.ru
“18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодтан башка йөрү тыелачак. Чикләүләр муниципаль һәм муниципальара маршрутлар буенча автобус йөртүне гамәлгә ашыручы җәмәгать транспортына кагылачак. Таксига кагылмаячак", - дип сөйләде ТР транспорт министры урынбасары Андрей Егоров.
Кондуктор билет сатканда QR-кодны тикшерәчәк.
Вакцина үтмәгән өлкән яшьтәге кешеләрнең транспорт карталарын блоклаячаклар.
"Декабрьдә үз транспорт карталарын тулыландырган кешеләрне шунда ук тынычландырасым килә – транспорт картасының гамәле барлык чикләүләрне бетергәннән соң озайтылачак», - дип билгеләп үтте ул.