15 ноябрь көнне Ташбилге һәм Иске Чаллы авыл китапханәчеләре "Без" - йөз мең "Мин" дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрде.
Бер-береңә ничек дөрес мөнәсәбәттә булырга, ярдәмгә ничек килергә кирәк, бу һәм башка төшенчәләр "Шалкан", "Төремкәй", "Ал чәчәк", "Дюймовочка" әкиятләре мисалларында каралды.
Чара азагында барысы да тирә-юньдәгеләргә үзеңә ничек караганнарын телисең, шулай син карарга кирәк дигән бердәм фикергә килделәр.