15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган атна үткәрелә. Шул уңайдан Чуаш Кичүе урта мәктәбендә бу көнгә багышланган чаралар тормышка ашырыла. 16 ноябрь иртәсендә ЯХИлары укучыларның өске киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуга рейд үткәрде. Һәр сыйныфта Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненең барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасында юллардагы хәлләр турында статистик мәгълүматлар белән сыйныф сәгатьләре узды, шулай ук укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында видеофильмнар карадылар һәм фикер алыштылар. Башлангыч сыйныф укучылары белән ЮХИДИ инспекторлары очрашуы оештырылды.