Аппак авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара толерантлык көненә багышланган "Дуслык байлыктан кыйммәтрәк"дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында чарада катнашучылар толерантлык тарихы һәм символлары, "толерантлык" сүзенең әһәмияте, шәхес үсешенең ике юлы белән таныштылар, толерантлык мисалларын карадылар, дуслык турында мәкальләр, әйтемнәр һәм җырларны искә төшерделәр.