Сиктермә-Хузангай авылындагы П. Хузангай исемендәге музейда 97 яшендә арабыздн китеп барган шагыйрь хатыны В.К. Кузьминаның якты истәлегенә багышланган «Хәтер дәресе» узды. Дәрес барышында укучылар Хузангайның яраткан хатынына багышланган шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең тормыш иптәше турында документаль фильм карадылар.