Яшүсмергә шәхси гигиена

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 нче "Б" сыйныфында мәктәп шәфкать туташы Сафиуллина Зилә Наил кызы  "Яшүсмер чакта шәхси гигиена" дигән темага әңгәмә уздырды. Йөзне, гәүдәне, чәчне, тешләрне, кулларны, аякларны ничек тәртиптә тотарга кирәклеге турында искәртте ул.

Организм балансын бозучы инфекцияләр ни рәвешле күчерелүен аңлатты. Ул шәхси гигиена чаралары, юу һәм дезинфекция чаралары төрләре турында сөйләде. Сыйныф җитәкчесе Гаязова Г. Н.укучыларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International