"Гаилә ипотекасы" программасы 2023 елның 31 декабренә кадәр озайтылды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, гаилә ипотекасы - ул 2018 елның 1 гыйнварыннан бала туган гаиләләр өчен дәүләт ташламалы программасы. Гаиләдә балалар санының әһәмияте юк. Мондый гаиләләр өчен торак сатып алуга яки йорт төзүгә ипотека буенча түбән ставка гамәлдә булачак. Ул шартнамә гамәлдә булган бөтен срокка 6% тәшкил итәчәк.

Гаилә ипотекасына дәгъва итә алалар:

2018 елның 1 гыйнварыннан соң бер генә булса да баласы туган гаиләләр;

2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган баланы уллыкка алган гаиләләр;

2022 елның 31 декабренә кадәр туган инвалидлык белән бала тәрбияләүче гаиләләр.

Әлеге программа кысаларында беренче кертем торак бәясенең 15%ыннан да ким булмаска тиеш, ә ипотека срогы 30 елдан да артмаска тиеш.

Тулырак мәгълүмат Россия Финанслар министрлыгы сайтында https://minfin.gov.ru/ru/ru/һәм "РФ ДОМ" АҖ

https://xn--h1alcedd.xn--d1aqf.xn--p1ai/instructions/semeinaya-ipoteka/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International