“Кулларны кулга алыйк”

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 17 ноябрендә толерантлык көненә Татар Борнае авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Кулларны кулга алыйк” танып-белү программасы үткәрделәр.

Укучылар уен барышында «Ак карга», «Мин үзем белән походка алам...», «Җир планетасы кешесе», аларга нәтиҗә дә ясап бардылар. Балаларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт турында күп әйтелде.

Чараны йомгаклап, китапханә мөдире балаларга мөрәҗәгать итте: «Мин сезнең толерантлык көнендә генә түгел, без бу турыда сөйләгәндә генә түгел, бәлки бу турыда һәрвакыт исегездә тотуыгызны телим. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый, әмма сез уртак тел, уртак мәнфәгатьләр табарга, бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш. Исегездә тотыгыз, без барыбыз да төрле, ләкин без тигез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International