ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланып Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.
Түләү күләме 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Законнарны бозу факты расланса, акча түләнәчәк.
Хәбәрнамәләрне берничә категория буенча җибәрергә мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнеше»