Кыш Бабайның туган көне

2021 елның 19 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көнен бәйрәм итәләр. Нәкъ менә 18 ноябрьдә аның биләмәсендә - Бөек Устюгта - үз хокукларына чын кыш керә, һәм салкыннар башлана дип санала. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Базарлы Матак урта мәктәбе 2 "В" һәм "Г" сыйныфларында "Кыш Бабай патшалыгына" уен программас үткәрелде

Балалар Кыш Бабай турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар.

Чара үзеннән соң шатлыклы хис-кичерешләрне һәм истәлекләрне генә калдырып, сиздермичә генә үтеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International