Әдәби сәгать - Ломоносов турында сүз

2021 елның 19 ноябре, җомга

18 ноябрь көнне Үзәк китапханә агрокөллият студентлары өчен галим, филолог, шагыйрь һәм тарихчы М.В. Ломоносовның тууына 310 ел тулуга багышланган «Сүз Ломоносов турында» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче очрашуны бөек шагыйрь А.С. Пушкинның Ломоносов турында әйткән сүзләре белән башлап җибәрде. Аннары чара күренекле галим, аның төрле өлкәләрдә белем, әдәбият һәм астрономиядән алып математикага һәм химиягә кадәр булган ачышлары турында биографик сөйләү белән дәвам итте. Балалар «Михаил Ломоносов» видеосын карадылар, М.Ломоносовның шигырьләрен укыдылар һәм «Бөек Ломоносов»викторинасында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International