Яшьләр өчен "Сәламәт яшик"дигән кичә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрь көнне Карамалы авыл мәдәният йорты яшьләр өчен "Сәламәт яшик" дип исемләнгән кичә үткәрде. Мәдәният йорты җитәкчесе һәр кешенең үз өстендә эшләргә, тормышта дөрес юл табарга тиешлеге, бүген сәламәтлек иң кыйммәтлесе булуы турында сөйләде. Армиядә чыныгу алган Алмаз Насыйбуллин да сәламәтлекнең төп чыганаклары турында үз фикерен җиткерде. Кичә ярышлар һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International